Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тавык белән французча сыр ашы

"Сарман" газетасыннан тавык белән французча сыр ашы рецептын тәкъдим итәбез.

Аш өчен: 500 грамм тавык филесы, 200 грамм йомшак сыр, 400 грамм бәрәңге, 150 грамм суган, 180 грамм кишер, ак май, тоз, тартылган кара борыч, яшеллек, кыздырылган ипи кисәкләре, 3 данә лавр яфрагы.

3 литрлы кәстрүлгә ит һәм су салабыз. Шулпа кайный башлагач, 1 аш калагы тоз, 2 бөртек хуш исле һәм кара борыч, 2-3 лавр яфрагы өстибез. Кайнап чыкканнан соң 20 минут пешерәбез, аннары итне алабыз.

Бәрәңгене һәм суганны шакмаклап турыйбыз. Кишер уабыз, итне бәләкәй кисәкләргә кисәбез. Сырны уабыз яки шакмаклап турыйбыз.

Кайнап торган шулпага (кайнаганнан соң 5-7 минут үткәч) бәрәңге салабыз.

Ак майда башта суганны, аннары кишерне кыздырабыз. Тоз һәм борыч сибәбез. Шуларны ашка салабыз һәм тагын 5-7 минут пешерәбез.

Итне өстибез. 3-4 минут пешерәбез, сыр салабыз, яхшылап болгатабыз һәм утны сүндерәбез.

Табынга бирер алдыннан яшеллек сибәбез. Теләк буенча, кыздырылган ипи кисәкләре белән бирәбез.

Барлыгы 1 сәгать вакыт кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев