Түбәдән егылып төшеп, эшче үлгән
Яңалыклар

Түбәдән егылып төшеп, эшче үлгән

Казанның Залесный бистәсендә төзелеш мәйданчыгы территориясендә 53 яшьлек эшче үлгән. "Татар-информ" МА на Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Андрей Шептицкий белдергәнчә, бу факт буенча тикшерү эшләре бара. Якынча мәгълүматларга караганда, ир-ат төзелеш вагоны түбәсеннән төзелеш мәйданчыгының бетон нигезенә егылып төшкән. Ир-ат шунда тән җәрәхәтләреннән хастаханәдә үлгән. Һәлакәт...

Казанның Залесный бистәсендә төзелеш мәйданчыгы территориясендә 53 яшьлек эшче үлгән. "Татар-информ" МА на Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Андрей Шептицкий белдергәнчә, бу факт буенча тикшерү эшләре бара.

Якынча мәгълүматларга караганда, ир-ат төзелеш вагоны түбәсеннән төзелеш мәйданчыгының бетон нигезенә егылып төшкән. Ир-ат шунда тән җәрәхәтләреннән хастаханәдә үлгән.

Һәлакәт килеп чыгу сәбәпләрен ачыклау чаралары үткәрелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча билгеле карар кабул ителәчәк.

Татар-Информ.


Нет комментариев