Түбән Өчнаратта яшәүче гаилә биш сыерга 100 литр сөт сава
Яңалыклар

Түбән Өчнаратта яшәүче гаилә биш сыерга 100 литр сөт сава

Түбән Өчнарат авылында яшәүче алдынгы механизатор Рәис Шакировны ел әйләнә кырда, кышын комплекста очратырга мөмкин. "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгының алдынгы механизаторы ул. Җәмәгате Эльмира ханым белән ике ул, бер кыз үстереп, тыныч кына гомер итәләр. Чып-чынлап авыл тормышы кайный үзләрендә. Капкаларын ачуга ләң-ләң килеп Тузик килеп чыга. Мал абзарында дистәләп эре...

Түбән Өчнарат авылында яшәүче алдынгы механизатор Рәис Шакировны ел әйләнә кырда, кышын комплекста очратырга мөмкин. "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгының алдынгы механизаторы ул. Җәмәгате Эльмира ханым белән ике ул, бер кыз үстереп, тыныч кына гомер итәләр. Чып-чынлап авыл тормышы кайный үзләрендә.

Капкаларын ачуга ләң-ләң килеп Тузик килеп чыга. Мал абзарында дистәләп эре мал күши. Хуҗаларының тырышлыгы, чиста-пөхтәлегеннәндәдер, каралты-кура барысы да ялт иткән. Бу сөтбикәләр биргән сөт ничек чиста булмасын инде.

- Сөтне иң күп бирүчесе - Карлыгач. 30-35 литрга да җитә кайчакта. Биш сыерга ике көнгә 97-100 литр чамасы сөт тапшырабыз. Сөтне авылдашыбыз Дамир Абдуллин җыя. Узган айга 18 сум 50 тиеннән исәп-хисап ясады, - ди Эльмира ханым.

Төгәлрәк әйтсәк алты баш савым сыеры бар, шуларның берсе "бәби" көтә. Калганнары бозаулар. Егерме ел элек Татар Икшермәсеннән Өчнаратка күченеп яши башлаган Шакировлар элек-электән сыер малын икедән дә ким асрамыйлар икән. Тырышып, күмәкләшеп хезмәт куйгач, мәшакате сизелми, диләр.

(Язманың дәвамын "Саба таңнары"ннан укый аласыз).

Зәмирә Сәмигуллина.

Нурхан Дәүләтов фотосы.


Нет комментариев