Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Камада югалган көллият студенты мәетен тапканнар

25 ноябрьдә Нефтехимия көллиятенең беренче курс студенты укудан соң өенә кайтмаган.

Түбән Камада берничә көн элек югалган 16 яшьлек студентның мәетен тапканнар. Бу хакта "Татар-информ” корреспондентына Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Евгений Суриковның югалуы турында әти-әнисе полициягә, уллары укудан кайтмагач,  25 ноябрь көнне гариза биргән. Полиция хезмәткәрләре егетне экстрен хезмәт хезмәткәрләре һәм волонтерлар төркеме белән бергә эзләгән. Югалган егет Нефтехимия көллиятенең беренче курсында укыган. Уку урынында да, яшәгән җирендә дә бернинди низаглы хәлләр булмаган. Аның хроник авырулары да булмаган.

Егетнең үле гәүдәсе бүген сәгать 11дә “Корабельная роща” урманда табылган.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре сүзләренчә, мәеттә җәберләп үтерү билгеләре булмаган. Үлем сәбәпләре ачыклана.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев