Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Шытсулар үзәк урамга асфальт-бетон юл салу проблемасын күтәрде

Республикада эшли башлаган электрон "Халык контроле" мәгълүмат системасына 29 июльдә Саба районыннан тагын хәбәр урнаштырылды. Хәбәрдә Түбән Шытсу үзәк урамына асфальт-бетон юл салу проблемасын хәл итү зарурлыгы күтәрелә. Әлеге мәсьәләгә карата 5 кеше үзенең фикерен белдергән иде. Хәбәр Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына юлланган. ТРның https://uslugi.tatar.ru дәүләт һәм муниципаль...

Республикада эшли башлаган электрон "Халык контроле" мәгълүмат системасына 29 июльдә Саба районыннан тагын хәбәр урнаштырылды. Хәбәрдә Түбән Шытсу үзәк урамына асфальт-бетон юл салу проблемасын хәл итү зарурлыгы күтәрелә. Әлеге мәсьәләгә карата 5 кеше үзенең фикерен белдергән иде. Хәбәр Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына юлланган.

ТРның https://uslugi.tatar.ru дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы гражданнардан "Халык контроле"нә мөрәҗәгатьләр кабул итүне дәвам итә. Моның өчен порталда теркәлеп, категорияне сайлап алырга һәм мөрәҗәгатегезнең кыскача эчтәлеге белән төгәл адресны күрсәтергә (символлар 280нән артмасын), булган очракта, проблеманы дәлилләүче фотоны җибәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев