«Түбәтәй» татарча фаст-фуды ачылды
4 июньдә Казанның Тимер юл вокзалы каршындагы мәйданда «Түбәтәй» татарча фаст-фуд ноктасы ачылды. Халык өлеш, өчпочмак, пәрәмәч, кыстыбый, бавырсак, чәк-чәк, гөбәдия, шулпа, компот белән сыйланды. Ачылудан соң 1,5 сәгать үткәч, барлык гөбәдияләрне алып бетерделәр. Вәгъдә ителгәнчә, ризыкларның капларында татар әдипләренең шигырьләре һәм канатлы гыйбарәләре урын алган. 2016 елның 1 июненә...
4 июньдә Казанның Тимер юл вокзалы каршындагы мәйданда «Түбәтәй» татарча фаст-фуд ноктасы ачылды. Халык өлеш, өчпочмак, пәрәмәч, кыстыбый, бавырсак, чәк-чәк, гөбәдия, шулпа, компот белән сыйланды. Ачылудан соң 1,5 сәгать үткәч, барлык гөбәдияләрне алып бетерделәр. Вәгъдә ителгәнчә, ризыкларның капларында татар әдипләренең шигырьләре һәм канатлы гыйбарәләре урын алган. 2016 елның 1 июненә кадәр милли фаст-фуд челтәрен оештыручылар Казанда - 15, республика буенча 10 «Түбәтәй» ачарга ниятлиләр.
Шәһрри
Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев