Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләче районы Үзәк авылында яшәүче 18 яшьлек егетне суд көтә

Татарстан Тикшерү идарәсенең Арча районара тикшерү бүлеге тарафыннан Теләче районы Үзәк авылында яшәүче 18 яшьлек егеткә карата кузгатылган җинаять эше тикшерелеп бетте. Ул Россия Җинаять кодексының 134 нче маддәсе 1 нче бүлеге буенча (16 яше тулмаган кеше белән җенси мөнәсәбәткә керү) гаепләнелә. Тикшерү фаразлары буенча, 2014 елның җәендә гаепләнүче Теләче...

Татарстан Тикшерү идарәсенең Арча районара тикшерү бүлеге тарафыннан Теләче районы Үзәк авылында яшәүче 18 яшьлек егеткә карата кузгатылган җинаять эше тикшерелеп бетте. Ул Россия Җинаять кодексының 134 нче маддәсе 1 нче бүлеге буенча (16 яше тулмаган кеше белән җенси мөнәсәбәткә керү) гаепләнелә.

Тикшерү фаразлары буенча, 2014 елның җәендә гаепләнүче Теләче районының Орымширмә авылына танышына кунакка килә. Шунда аның бертуганының 15 яшьлек кызы белән таныша. Күпмедер вакыт узгач, яшь егет әлеге кыз белән җенси мөнәсәбәткә керә.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган. Җинаять эше судка җибәрелгән.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X