Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләче районында төнге янгын: үзләре йортсыз, күршеләре мунчасыз калган [+фото]

Әлеге коточкыч хәл районның Тактамыш авылында булган. Янгын төнге сәгать икеләр тирәсендә чыккан. Беренчел фаразлар буенча, янгын Латыйповлар хуҗалыгындагы электр щитыннан чыккан булырга тиеш. Ялкын тиз арада йортны камап ала. Хуҗаларын уятып алып чыга алсалар да, йортны, каралты-кураларны инде саклап кала алмыйлар. Ялкын күрше йортка да сикерә. Бәхеткә, районның янгын...

Әлеге коточкыч хәл районның Тактамыш авылында булган. Янгын төнге сәгать икеләр тирәсендә чыккан.

Беренчел фаразлар буенча, янгын Латыйповлар хуҗалыгындагы электр щитыннан чыккан булырга тиеш. Ялкын тиз арада йортны камап ала. Хуҗаларын уятып алып чыга алсалар да, йортны, каралты-кураларны инде саклап кала алмыйлар.

Ялкын күрше йортка да сикерә. Бәхеткә, районның янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләренең оператив хезмәте нәтиҗәсендә, күршедәге Яруллиннарның йорты саклап калына. Әмма мунча һәм сарайлары янып бетә.

Йорт һәм каралты-курасыз калган Латыйповлар гаиләсендә 5 кеше, шуларның икесе - балалар, дип яза "Теләче"

Фото: tulachi.ru

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев