Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Telegram-хәбәрләр ярдәмендә Татарстанда ЮХИДИ йөзләп исерек шоферга җәза биргән

Telegramда кирәкле каналны табу өчен мессенджерның эзләү юлында «ЮХИДИ» сүзен һәм тиешле район исемен кертергә кирәк.

Татарстанда шаһитлардан юллардагы исерек шоферлар турында аноним хәбәрләр алуның яңа форматы эшләнде. Мәгълүматны Telegram-каналларга җибәрергә мөмкин, ул Татарстанның һәр районы өчен булдырылган.

Әйтик, 2021 елда әлеге каналлар ярдәмендә исерек шоферлар турында 440 хәбәр алынган, шулардан 101 кешегә тиешле җәза бирелгән. Быел гыйнвар аенда 60 хәбәр алынган, 29 исерек шофер административ җаваплылыкка тартылган.

«Telegramда кирәкле каналны табу өчен мессенджерның эзләү юлында «ЮХИДИ» сүзен һәм тиешле район исемен кертергә кирәк. Шулай ук уңайлылык өчен, аларга керү QR-кодлар һәм каналга сылтамасы булган логотиплар аша башкарыла. Әлеге логотиплар һәм QR-кодлар Дәүләт автоинспекциясенең барлык патруль автомобильләрендә һәм гражданнарны кабул итү урыннарында урнаштырылган», — дип хәбәр итте Татарстан Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең юл-патруль хезмәте һәм хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы урынбасары Айрат Сәмигуллин.

Полиция хезмәткәрләренә килгән мәгълүмат каналның башка абунәчеләре өчен аноним булып кала. Республика Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да исерек шоферлар проблемасына битараф калмаска һәм Telegram-каналларда яисә 112, 02 яки 8(843)5333888 телефоннары аша мондый хокук бозулар турында хәбәр итәргә чакыра. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев