Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Telegramның татар телендәге аналогын Казанда булдырачаклар

Казан ИТ-компаниясе эшләнмәсендә ботлар киңәйтелеп, визуаль интерфейс булдырылачак. Фактта кушымтага кушымта булачаклар.

Казан ИТ-компаниясе татар телендәге интерфейс белән һәм урнаштырылган тәрҗемәче белән “Telem” мессенджерын эшләүгә кереште. Бу хакта Татарстан РБКсы Татарстанның кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясенә сылтама белән хәбәр итә.

Проектта мәгълүмат тапшыру һәм шифрлау буенча шәхси протоколы гамәлгә куелачак, кушымта үзе челтәр блокчейнында эшләнә. Кулланучылар җитәрлек дәрәҗәдә булганда аны “үлмәслек” һәм куркынычсыз итә, - диелгән ассоциациядә.

Кушымта үзе “Тәрҗемәче кирәк” функциясе белән җиһазландырыла. Ул эшмәкәрләргә һәм гади кулланучыларга да файдалы була.

“Telem” мессенджеры исеме инглизчәдән tell em (әйт аларга) мәгънәсендә һәм ул татар телендәге “Телем” (минем телем) сүзе белән тәңгәл килә. Бу интерфейсны татар теленә тәрҗемә белән беренче мессенджер булачак, дип сөйләгәннәр ассоциациядә.

Фото: скриншот с сйта телеграм

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев