Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Терлекчелек тармагында уңай динамика саклана

2015 елның җиде аенда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары буенча терлекчелек тармагы эше нәтиҗәләрен ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды. Аны видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үткәрде....

2015 елның җиде аенда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары буенча терлекчелек тармагы эше нәтиҗәләрен ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды. Аны видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Агымдагы елның җиде аенда 699,5 мең тонна сөт җитештерелгән, ягъни узган елның шул ук чорына караганда 104 %. 636,2 мең тонна сөт сатылган (104 %). 209,2 мең тонна ит җитештерелгән (мөгезле эре терлек һәм кош ите). 512,3 мең данә йомырка җитештерелгән (114 %).
Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, тармакта уңай динамиканы саклап калып була.
Авыл хуҗалыгы оешмаларында терлек һәм кошлар саны җиде ай нәтиҗәләре буенча узган ел белән чагыштырганда шулай ук арткан. Мөгезле эре терлек - 751 мең баш (102 %), сарык - 55,9 мең баш (125 %), дуңгыз - 441,5 мең баш (104 %), кош - 13,4 млн. баш (102 %).
Марат Әхмәтов билгеләгәнчә, кайбер районнарда баш саны кимегән. Бу, шул исәптән, Яшел Үзән, Әлмәт, Зәй, Мамадыш, Кайбыч һәм Түбән Кама районнары.
ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы кыскача республикада уңыш җыю турында да хәбәр итте. Бу көнгә игеннәр 536,2 мең гектар мәйданда суктырылгын. Бу барлык мәйданның 33 %ы дигән сүз. Республика буенчагектар уңышы - 21,6 центнер, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев