Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өтернәс авылында яшәүче Фәгыйлә Газизовага 90 яшь тулды [+фото]

Өтернәс авылында яшәүче Фәгыйлә әби Газизова 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләргә килүчеләрне шаккаттырды.

Район башлыгы Рәис Миңнеханов истәлек бүләген һәм котлау хатын тапшыргач та, анда язылган тәбрикләү сүзләрен күзлексез генә ялт итеп укыды да бирде.

Фәгыйлә әбинең хөрмәткә лаеклы гомер юлы үткәнлеге тәбрикләргә килүчеләрнең ихтирамыннан да сизелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, "Алтын-Саба-М" җәмгыяте җитәкчесе Вәсилә Нотфуллина, Эзмә авыл җирлеге башлыгы Рафис Гайфиев та ихлас теләкләр әйттеләр.

Сугыш вакытында имән шакмаклар ягыла торган трактор йөрткән Сәрдә кызы, 1947 елда Өтернәс егете Зиннәткә кияүгә чыга. Парлы тормышта дүрт малай, бер кыз үстерәләр. Кызганыч, бердәнбер кызлары яшьли гүр иясе булган. Бабай да вафат. Әбинең бүген 12 оныгы, 11 оныкчыгы бар. Балалары, оныкларының кадер-хөрмәтендә гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: саба өтернәс 90 яшь юбилей миңнеханов