Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өтернәс тавына НЛО төшкән

Инде күпләрнең исен китәрмәсә дә, матбугатта оча торган тәлинкәләр (НЛО) турында язмалар күренгәләп тора. Күктәге билгесез объектларны фотога төшерүчеләр дә бар. Миңа да яшь чагымда һавага очып барган НЛОны хәйран озак күзәтергә туры килгән иде. Бу хәл 1958 елда ук булса да, һич онытылмый. Февраль ахырында хәрби комиссариат юлламасы белән...

Инде күпләрнең исен китәрмәсә дә, матбугатта оча торган тәлинкәләр (НЛО) турында язмалар күренгәләп тора. Күктәге билгесез объектларны фотога төшерүчеләр дә бар. Миңа да яшь чагымда һавага очып барган НЛОны хәйран озак күзәтергә туры килгән иде. Бу хәл 1958 елда ук булса да, һич онытылмый. Февраль ахырында хәрби комиссариат юлламасы белән Казан хастаханәсенә бару өчен Шәмәрдәнгә поездга менеп барыш. Сабадан чыкканда төнге сәгать 1ләр тирәсе булгандыр. Ак.Бигәнәйдән Әмин Газизов җиккән атта Иләбәргә җитеп киләбез. Аның абыйсы Шәмәрдәндә яши, поезд машинисты булып эшли иде. Икебезнең дә өстә толып, чанада ятып барабыз. Шул вакыт Өтернәс тавының (Калатау) Иләбәргә караган ягыннан артышлар арасыннан көчле яктылык күтәрелде дә, Иләбәр авылының бөтен урамын яктыртып тора башлады. Шардан төшкән яктылык хәзерге җиңел машиналар фарасыннан 4-5 тапкыр яктырак иде. Гаҗәпләнү хисе юкка чыккач, йокымсырап киткәнбез. Өтернәс тавын менгәндә атның каты итеп пош­кыруына уянып киттек. Калатау өстендә чама белән 50 метр биеклектә асылынып торган ут шары, якты боҗралар таратып, төньякка очып бара иде. Аннан чыккан якты боҗралар һаман зураеп юкка чыгып торды. Без аны шактый озак - 20 минутлар тирәсе күзәттек. Күк йөзе сыек кына болытлы, йолдызлар күренерлек түгел иде. Аннары ул юкка чыкты. Без Шәмәрдәнгә менеп җиткәндә бераз яктыра башлаган иде.

Бу аңлатып булмаслык кү­ре­нештән соң, Г.Тукай әйтмешли, Күктә ни булмас, дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул, дияргә генә калды безгә ул чакта. Хәзер дә галимнәр НЛОның серен тө­гәл аңлатып бирә алмыйлар әле.

Рәшит Ибраһимов,

Ак.Бигәнәй.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев