Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТЕРРОРДАН САКЛАНГАНЛЫК МӨҺИМ

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миң­неханов рәислегендә коррупциягә каршы тору буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

Көн тәртибе буенча  иң элек халык күп була торган биналар, кешеләр тормышын тәэмин  итү объектларының исемлеген актуальләштерү мәсьәләсе каралды.  Саба  муниципаль районы баш­лыгы каршында коррупциягә каршы комис­сиянең сәркатибе Ленар Шәйдуллин чыгышында әйтелгәнчә,  аларның исемлеге Саба  муниципаль районы башкарма  комитеты  карары белән расланган.  Ягъни көн дәвамында 5 меңнән артык  кеше йөргән 73 мәгариф объекты террордан  сакланганлык таләпләренә һәрвакыт туры  китерелгән булырга тиеш. Милли төсмерле теләсә нинди конфликтны үз вакытында күреп алу, кисәтү аеруча мөһим. Бу хакта район  мәгариф   идарәсе  методисты Айнур Ногманов сөйләде. 2018 ел  ахырында “Мәгариф  процессы субъектларында конфликтсыз үзара бәй­ләнеш формалаштыру” темасына тәрбия эше буенча директор  урынбасарлары методик берләшмәсе  киңәшмәсе  үткәрелгән. Барлык мәктәпләрдә терроризмга  каршы тору, экстремизмны профилакталау буенча чаралар планы эшләнгән. Укучылар дәрестә файдаланган компьютерларның барысына да  контент  фильтрлары урнаштырылган.

  Дини экстремизмны һәм милли җирлектәге конфликтларны кисәтүдә районның дини культ учреж­дениеләре эшчәнлеге турындагы көн тәртибе буенча  сүз имам-мөхтәсиб Айнур Әхмәтовка  би­рел­де. Утырышта бу эшкә тыныч районнарда да  иҗади якын килү  мөһим  күрсәтелде. Дин әһел­ләре, мәчет аксакалларының активрак булулары кирәк. Комиссиядә районда 30га якын деструктив дини  культ тарафдары булуы әйтелде. Аларны тернәкләндерүнең нәтиҗәле ысулларыннан берсе итеп  индивидуаль консультация  алып бару аталды. Рәис Миңнеханов районда  “Форпост” үзәге оештыруга карата үзенең  фикерен белдерде  һәм тагын да нәтиҗәлерәк  технологияләргә  күчү  мөһимлеген, терроризм һәм экстремистлыкка каршы җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү җитди бурыч булуын билгеләп үтте.

Фото: https://pixabay.com  | ivanacoi

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев