Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Килдебәк авылы янындагы тирән елгадан автомат тавышлары яңгырады

Ул көнне Килдебәк авылы янындагы тирән елгадан автомат тавышлары еракка яңгырады. Сискәндереп тә куйды. Ә комлы елга яры Әфганстан тауларын хәтерләткән кебек булды.

Мишеньгә тимәгән пуля комга килеп кергәндә тузан күтәрелә. Мишень үзе теткәләнеп беткән. Димәк, атучыларның күзләре үткен, куллары калтырамаган. Хәрби-кыр җыеннарына килгән X сыйныф укучылары быел үзләренең мәргән икәнлекләрен әнә шулай күрсәттеләр. Егетләрнең йөзләреннән күренгәнчә, Калашников автоматыннан чын пулялар белән ату барысына да ошаган.

-Алган тәэсирләрне тасвирлап бетерә торган түгел,- диде Килдебәк урта мәктәбе укучысы Рәшит Нурмөхәммәтов.

-Кулга чын автомат тоту бөтенләй икенче икән. Их, тагын атасы килә,- дип сүзгә кушылды сыйныфташы Азат Зиннәтуллин.

Араларыннан тагын бер егет: "Мелькашка түгел инде. Армиягә барган кебек булдык",- дип тә өстәде.

Армиягә барып та, автоматтан атып карамаганнар була. Ә менә хәрби-кыр җыенында катнашучыларга быел корылган автомат тоттырдылар. Мондый мөмкинлекне Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Сергей Иванов, Сергей Соколов һәм стендка ату буенча Олимпия уеннары призеры Василий Мосин тудырды.

-Без мондый практик чараны республика буенча үткәрәбез. Сабага беренче тапкыр килүебез. Безнең бурыч - егетләргә солдат тормышы картинасын тудыруга ярдәм итү. Алар - булачак призывниклар, ил чикләрен сакларга китәсе егетләр. Атуга бәя бирсәк, автомат әле балалыктан чыкмаган егетләр кулында дип әйтергә тел дә әйләнми. Профессионаллар атуы сизелде",- диде безгә Сергей Иванов.

Район мәгариф бүлегеннән хәрби-кыр җыенын оештыру буенча җаваплы баш белгеч Айдар Шәрипов та шундый фикердә.

-Соңыннан берничә укучы белән мишеньнарны җыеп алырга бардык. Киләсе елга да файдаланырбыз дигән идек. Кая ул, теткәләнеп беткәннәр. Егетләр, менә без аткан патроннарныкы, дип әти-әниләренә күрсәтергә гильзалар да җыйды. Быелгы җыеннар барысына да ошады,- диде ул.

Саба муниципаль районы башкарма комитеты карары, мәгариф республика комиссариатының районара бүлекләренең уртак боерыгы нигезендә оештырылган чара имин, гадәттән тыш хәлләрсез үтте. Хәрби әзерлек нигезләрен өйрәнүдә куелган максатка ирешелде. Лагерьда теория практика белән ныгытылды, тактика, "строевой" әзерлек, устав үзләштерелде.

Егетләргә килгәндә, алар барысыннан да канәгать. Кичләрен салкын булуга карамастан, укучылар тирә-яктагы табигатьне ошатканнар, зарланмадылар. Саба кадет интернат-мәктәбеннән Алмаз Хуҗин җыеннан иң яхшы мәргән булып кайтты. Сыйныфташы Ислам Билаловның да барлык шөгыль төрләрен берләштереп исәпләгәннән соң ике 1нче урын бар. Килдебәктән Марсель Минһаҗиев та - җиңүче. Ә иң күп 1нче урыннарны гимназия укучылары (Максим Карпов, Айназ Дәүлиев, Искәндәр Ризванов, Илфар Дәүлиев) алды. Алар 1нче ротаның 1нче взводы составында командалар арасында җиңү яуладылар. Икенче урын 1нче ротаның 2нче взводына (кадетлар һәм Түбән Шытсу мәктәбе укучылары), 3нче урын 2 рота 2нче взводына (Килдебәк, Лесхоз, Завод-Нырты, Мичән мәктәпләре) бирелде

"Җыен егетләрдә яхшы тәэсир калдырды, аларны дуслаштырды, бер-берләре белән ныграк аралашырга ярдәм итте. Лагерь өч көн дәвамында үз романтикасы белән яшәде. Программаның уңышлы үтәләчәгенә, барысының да тәртиптә булачагына башта ук шик юк иде",- диде хәрби-кыр җыены штабы начальнигы Илсур Мусин.

Н.Дәүләтов фотолары.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сбор