Саба таңнары

Тизлекне арттыра һәм идарәне югалтып йөк төялгән "КамАЗ" астында кала [+фото]

11 гыйнварда, Казан янында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган - җиңел автомобиль йөк машинасы астында калган. 8:50 сәгатьтә килеп чыккан һәлакәт аркасында җиңел машина авыр йөк машинасы астында калып сытылган. ВАЗ-2114 автомобиленең Осиново бистәсе ягыннан Казанга таба барышы булган. Аның йөртүчесе һава шартларына бәйле рәвештә юлның торышын игътибарга алмый,...

11 гыйнварда, Казан янында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган - җиңел автомобиль йөк машинасы астында калган.


8:50 сәгатьтә килеп чыккан һәлакәт аркасында җиңел машина авыр йөк машинасы астында калып сытылган. ВАЗ-2114 автомобиленең Осиново бистәсе ягыннан Казанга таба барышы булган. Аның йөртүчесе һава шартларына бәйле рәвештә юлның торышын игътибарга алмый, куркынычсыз тизлекне арттыра һәм алда барган машинаны узарга тели. Әмма идарәне югалтып, йөк төялгән "КамАЗ" астында калган. "КамАЗ" җиңел машинаны берничә метр сөйрәп барган.


Җиңел машина белән идарә итүче 34 яшьлек ир-ат урында ук җан биргән. Коткаручыларга аның үле гәүдәсен чыгару өчен берничә сәгать вакыт кирәк булган.

Реклама

Интертат.ру

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: