Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Төнге клубта сугышып йөргән”, – дигән хәбәрне уку белән, төн уртасында Гөлназга шалтыраттым"

Гөлназ турында соңгы арада нинди генә имеш-мимешләр ишетелми! Әни кеше кызы турындагы күңелсез яңалыкларны ничек кабул итә? Лилия: - "Әти, әни, минем берүзем яшисе килә", - дигәч, без каршы килмәдек, Гөлназ хәзер үз тормышы белән, берүзе генә яши. Беренчедән, ул акыллы бала. Икенчедән, бездән бер тиен акча сорамый, үз гонорарына...

Гөлназ турында соңгы арада нинди генә имеш-мимешләр ишетелми! Әни кеше кызы турындагы күңелсез яңалыкларны ничек кабул итә?

Лилия:
- "Әти, әни, минем берүзем яшисе килә", - дигәч, без каршы килмәдек, Гөлназ хәзер үз тормышы белән, берүзе генә яши. Беренчедән, ул акыллы бала. Икенчедән, бездән бер тиен акча сорамый, үз гонорарына үзе яши: җырлар яздыра, ашый һәм киенә.

"Төнге клубта сугышып йөргән", - дигән хәбәрне уку белән, төн уртасында Гөлназга шалтыраттым. "Нинди хәл бу?!" - дим. Ул кычкырып көлеп җибәрде. Баксаң, ул әйбер яртылаш кына чынбарлык икән. Калганы - пиар. Ул имеш-мимешләргә борчылмыйм инде, чөнки хәзер заман башкача, бүгенге көн өчен ул гадәти күренеш. Мин Фәдис белән яши башлаганда, "кеше нәрсә әйтер икән", - дип куркып йөри идем. Ә хәзер кысаларга сыймаган әйберне, киресенчә, күтәреп алып, пиар ясыйлар. Бернәрсәгә исем китми. Балакайларыбыз гына исән-сау булсын!

Автор: Зәйнәп Солошина

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев