Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТНВда "Музыкаль дистә" һәм “Җомга киче” проектына алмашка нәрсә килә?

"Яңа гасыр" телеканалында "Музыкаль дистә" тапшыруы урынына "Кайнар хит" тапшыруы алмашка килә. Бу хакта "Яңа гасыр" телерадикомпаниясе" ААҖ генераль директоры урынбасары, баш редактор Данил Гыйниятов хәбәр итте. Бүген яңа телесезонга багышланган матбугат конференциясе узды.

"Кайнар хит" беренче тапкыр узган шимбәдә чыккан. Ул иртәнге 10 нан 11 гә кадәр вакыт аралыгында күрсәтеләчәк. Аны "Алабута" җыры белән танылган Айсылу Габдинова алып барачак. Данил Гыйниятов аның яшьләр программасында "Поем и учим татарский язык" программасында алып баручы буларак берничә чыгарылышта катнашуын да искәртте.

"Тапшыруга атна дәвамында "Болгар" радиосында хит-парадта катнашкан 10 җыр керәчәк. Эфир вакытында тамашачылар турыдан-туры тавыш бирәләр. Атна дәвамында һәм эфир барышында бирелгән тавышлар саны кушылачак. Иң аз тавыш җыйган клип төшеп калачак", - дип белдерде Данил Гыйниятов.

"Кайнар хит" тапшыруының дәвамы буларак ай саен "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Болгар" радиосы концерты уздырылачак. Хит булган җырлар шушы концертта яңгыраячак. "Болгар" радиосы концерты телевизион форматта һәр атна якшәмбе көнне кичен 20 сәгать 30 минутта күрсәтеләчәк. "Бу "Җомга киче" проектына алмашка килә. Бу радиодан башланып, концерт белән тәмамлана торган тулаем бер цикл", - диде Данил Гыйниятов. Ул киләсе елның февраль аенда шул хитларның "Болгар радиосы" милли премиясенә чыгачагын билгеләп узды.

Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев