Саба таңнары
  • Тат Лат
  • ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында чит илгә чыгуны кичектереп торырга киңәш иттеләр

    Чил илләрдәге санитар-эпидемиологик вазгыять бездәгедән аерылырга мөмкин.

    Татарстанлыларга үз ялларын планлаштырган вакытта эчке туризмны сайларга киңәш иттеләр. ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

    «Әгәр сез чыннан да туган ягыгыздан читкә китәргә уйлагансыз икән, иминият түләүләренең суммасына күз салырга кирәк. Ачык чыганаклардан билгеле булганча, коронавирусның авыр очракларын дәвалау (моңа реанимация ярдәме, үпкәләрне ясалма җилләндерү - ИВЛ-аппаратларына тоташтыру һәм экстракорпораль мембрана оксигенациясе керә) АКШта бер очрак өчен 1,2 миллион долларга җитүе мөмкин. Стандарт иминият түләүләренең моны каплый алмавы ихтимал, бу исә пациент өчен дә, аның туганнары өчен дә гаять зур проблемаларга китерәчәк», - дип искәртте Абашев.

    «Шунлыктан эчке туризмга йөз тотарга кирәк. Без чыннан да чит илләргә чыгуны кичектереп торырга киңәш итәбез, чөнки боларның барысы да җиңеп чыга алмаслык проблемага әверелергә мөмкин», - дип сүзен йомгаклады спикер. 

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: