Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төркия Президенты аңа һөҗүм әзерләнү турындагы хәбәргә фикерен белдерде

Эрдоган Сараевода Босния һәм Герцеговина Дәүләт Президиумы башлыгы Бакир Изетбегович белән очрашты.

Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Балканга сәфәре барышында аңа һөҗүм әзерләнү турындагы хәбәргә фикерен белдергән. Бу хакта "Анадолу" агентлыгы хәбәр итә.

"Төркия разведкасы хезмәте бу хакта миңа җиткерде. Шуның өчен дә бүген мин монда. Бернинди янаулар да безне билгеләнгән юлдан тайпылдырмас”, - дип белдерде Эрдоган Сараевода Босния һәм Герцеговина Дәүләт советы башлыгы Бакир Изетбегович белән уртак матбугат конференциясендә.

Эрдоган сүзләренчә, Анкара Босния һәм Герцеговинага карата нинди дә булса яшерен планнар кормый. Төркия бары тик илнең имин булуын, бөтенлеген һәм икътисади үсештә булуын тели, диде төрек лидеры.

Босния һәм Герцеговина Президиумы башлыгы Төркиянең соңгы еллардагы казанышларын билгеләп үткән. "Төркияне дөньяның әйдәп баручы икътисади илләре рәтенә алып кергән, террорчылык белән уңышлы көрәш алып баручы һәм миллионлаган качакларга ишек ачкан лидердан Көнбатышта сагаялар", - дигән Изетбегович.

Фото: https://24smi.org

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев