Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төркиядә маймыл чәчәге йоктыруның беренче очрагы теркәлгән

Төркия сәламәтлек саклау министры Фәхретдин Коҗа илдә маймыл чәчәге йоктыруның беренче очрагы теркәлү турында хәбәр иткән.

“Бер сырхауның маймыл чәчәге белән йогышлануы ачыкланды. Аңа 37 яшь. Сырхау изоляциядә”, – дип язган министр үзенең Twitter сәхифәсендә. Бу хакта RT хәбәр итә.
Аның әйтүенчә, башка очраклар әлегә теркәлмәгән.

Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) маймыл чәчәге авыруы көчәюне, гадәттән тыш хәл дип бәяләсә дә, чирнең халыкара әһәмияттәге гадәттән тыш хәл булып тормавын белдерде.

Шулай да ВОЗ маймыл чәчәгенең рәсми төстә пандемия буларак игълан ителгәнлеге турында хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев