Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Цифрлы “күчешкә” әзер булыйк

Агымдагы елның 3 июненнән Татарстан цифрлы телевидениегә күчү сәбәпле, “аналог” сигналы эшләүдән туктый.

Әлеге   күчеш өчен җәй  аеның сайлануы шуның белән дә аңлатыла: бу  фасылда авыл җирендә телевизор “отпускага  чыга”. Ягъни җәй  көне эш  кешесе телевизор карап  утырмый. Шулай да, кемнең заманча телевизоры юк яки IT  телевидениегә тоташмаган, Триколор куймаган,  цифрлы тапшырулар  өчен махсус ресивер (приставка) һәм ДМВ-диапазонлы антенна (гадәти антенна да бара) сатып  алу турында бүгеннән  уйларга кирәк. Бүгенге  көнгә булган  мәгълүматлардан   күренгәнчә, районда компьютерлар сатучы   кибетләрдә әлеге җиһазлар  бар. Айлык  ихтыяҗ уртача 25-30 приставка тәшкил итә. Приставкалар почта элемтәсенең авыл бү­лекләрендә дә сатуга чыгарылды. Алар сорау­га  карап Шәмәрдән, Шекше, Олы Шыңар, Олы Кибәче, Лесхоз,  Түбән Шытсу, Арташ, Килдебәк, Кур­сабаш, Эзмә, Тимершык бүлекчәләренә дә кайтты. “Бездә икене алучы булды. Хәзергә тагын  сораучы  юк. Заказ булса, соратып алабыз”,– диде  Курсабаш почта бүлекчәсе  начальнигы Ил­гиз Нигъмәтҗанов. “Цифрлы  эфир телетапшыруларында  нинди  каналлар  гамәлдә?”, “Нинди җиһазлар кирәк?”, “Приставканы кайдан сатып алырга мөмкин?”, “Ничек ялганырга?”, “Җиһазны ничек көйләргә?” кебек сорауларга җавапны Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министр­лыгы сайтында табарга була. 

Фото: https://pixabay.com | mojzagrebinfo

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев