Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәтеш районында урак өсте вакытында фаҗига

Әлеге хәл Тәтеш районының Бакырчы авылында 14 август төнендә була. Саксызлык аркасында 38 яшьлек ир-атның гомере өзелгән. Гадәттән тыш хәл "Бакырчы" җәмгыяте складында ашлык бушатканда була. Тикшерү фаразлары буенча, "КамАЗ" йөк машинасыннан ашлык бушатканда, ир-ат күтәртеп куелган арткы борт астына кереп, ашлыкны кул белән бушата башлый. Аны күрмәгән йөртүче кузовны...

Әлеге хәл Тәтеш районының Бакырчы авылында 14 август төнендә була. Саксызлык аркасында 38 яшьлек ир-атның гомере өзелгән.

Гадәттән тыш хәл "Бакырчы" җәмгыяте складында ашлык бушатканда була. Тикшерү фаразлары буенча, "КамАЗ" йөк машинасыннан ашлык бушатканда, ир-ат күтәртеп куелган арткы борт астына кереп, ашлыкны кул белән бушата башлый. Аны күрмәгән йөртүче кузовны төшерә. Шуның аркасында, башы нык җәрәхәтләнгән эшче урында ук җан бирә.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе Буа районара тикшерү бүлеге тарафыннан РФ Җинаять кодексының 143нче маддәсе 2 нче бүлеге ("Хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозып, саксызлык арасында кеше үлеменә китерү") буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү дәвам итә.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X