Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туберкулез белән авыру очраклары кимегән

Россиядә соңгы 10 ел эчендә туберкулез белән авыру очраклары 30 процентка кимегән, әмма аерым бер илдә бу чир белән бәйле проблеманы хәл итеп булмый, дип билгеләп үтте РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Вероника Скворцова БРИКС илләре сәламәтлек саклау министрлары очрашуында. Ул, шулай ук, БРИКС илләре бу авыруга каршы көрәштә уңышлы...

Россиядә соңгы 10 ел эчендә туберкулез белән авыру очраклары 30 процентка кимегән, әмма аерым бер илдә бу чир белән бәйле проблеманы хәл итеп булмый, дип билгеләп үтте РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Вероника Скворцова БРИКС илләре сәламәтлек саклау министрлары очрашуында. Ул, шулай ук, БРИКС илләре бу авыруга каршы көрәштә уңышлы хезмәттәшлек мисалы була ала, дип өстәде. Бу хакта «Новости» РМА хәбәр итә..

"БРИКС әгъза-илләре туберкулезга каршы көрәштә уңышлы хезмәттәшлек һәм партнерлыкның уңышлы мисалын күрсәтә ала", - дип белдерде Скворцова һәм туберкулезга каршы көрәштә тырышлыкны берләштерүгә конкрет бер адым сыйфатында, Сәламәтлек саклау министрлыгының, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белән берлектә, БРИКС илләре һәм туберкулез күрсәткечләре югары булган илләрнең тырышлыгын координацияләү буенча халыкара форум уздыруны тәкъдим итүен билгеләп узды.

http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/30/115116/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев