Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туфракны савыктыру вакыты җитте

Бүген авыл хуҗалыгы үсемлекләрне яклау чараларыннан башка алга китә алмый. Илебез аграрийлары арасында үсемлекләрне яклауның иң популяр чаралары булып химик пестицидлар санала. Алардан куллану нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы культуралары тизрәк үсә һәм кыска вакыт эчендә авырулардан һәм корткычлардан арына. Әмма кайбер зарарлы объектларны бетерү өчен препаратларны рөхсәт ителгән максималь дозада кулланырга туры килә. Мондый күләмдә пестицидлар һәм агрохимикатлар куллану туфрак микроорганизмнарын юкка чыгара.

Үсемлекләрнең тамыр өлешендә файдалы микрофлораның булмавы әлеге экологик бушлыкта патоген объектлар урнашуга китерә. Мондый туфракта утыртылган материал андагы төрле авыру кузгатучылар (фузариоз, гельминтоспориоз, ончыл чык, тутык һ.б.) белән йогышлана. Патоген микрофлора орлыкларны зарарлап кына калмый, ә тамыр системасы аша үсемлекләрнең вегетатив өлешенә үтеп кереп, аларның җимешләренә дә зыян китерә.

Мондый очракларда туфракның микрофлорасын торгызу туфрак микроорганизмнары нигезендә җитештерелгән, туфрак структурасын яхшырта торган, анда үсемлекләр өчен җиңел үзләштерелүче туклыклы матдәләр туплануга ярдәм итә торган һәм, нәтиҗәдә, үсемлекләрнең уңдырышлылыгын арттыруга китерә торган үсемлекләрне биологик яклау чараларын куллану юлы белән гамәлгә ашырылырга мөмкин.

«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы биологик препарат - Триходермин (биофунгицид) җитештерә, аның нигезен Тrichoderma кебек туфрак гөмбә-сапрофит штаммы тәшкил итә. Биофунгицид субстраты итеп бодай яки арпа ашлыгы алына.

Үз эшчәнлеге барышында гөмбә антибиотиклар (глиотоксин, виридин һ.б.) бүлеп чыгара, алар туфракта авыл хуҗалыгы культуралары авыруларын китереп чыгаручы бактерияләрне үтерәләр. Trihoderma гөмбәсе туфрак структурасын яхшырта, анда туклыклы матдәләр туплый, органик кушылмаларны минеральләштерә, аларны үсемлек тарафыннан җиңел үзләштерелә торган туклану компонентларына әверелдерә һәм, нәтиҗәдә, үсемлекләрнең уңдырышлылыгы арта.

Триходермин биофунгициды үсемлекләрне башка яклау чаралары катнашмасында яхшы эшли. Триходерминны көз азагында камыл аша яисә иртә язда авыл хуҗалыгы культураларын чәчү алдыннан гектарга 3 литр исәбеннән, шулай ук ашлама белән катнаштырып кертергә тәкъдим ителә.

Триходермин биофунгицидының уңышлы эшләвен күрсәтү өчен «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре ел саен республика хуҗалыкларында тәҗрибәләр үкәрәләр һәм аларың нәтиҗәләрен күрсәтәләр.

Агымдагы елда Триходермин биофунгициды республиканың Биектау районы «Соватех» ҖЧҖ кырларында кулланылды. Биопрепарат филиал белгечләре тарафыннан хуҗалык агрономнары белән бергә 200 га мәйданда кертелде. Хуҗалыкта көзен язгы бөртекле культуралар уңышы җыеп алынганнан соң, кырга, Триходермин биофунгициды белән катнаштырып (3 л/га), тавык тизәге (10 т/га) кертелде.

Рәсемдә: ХСMG ZL30G төягече белән тавык тизәген һәм Триходермин биофунгицидын буташтыру

Әзерләнгән катнашманы Амазон (Amazone) сиптергече ярдәмендә басуларга чыгарып, туфракка керткәннәр.

 Рәсемдә: Амазон сиптергече ярдәмендә кырга тавык тизәге һәм Триходермин биофунгициды катнашмасын кертү

2021 елда әлеге кырларда кукуруз чәчү планлаштырыла. Үсемлекләрнең үсешен филиал белгечләре һәм хуҗалык агрономнары күзәтеп торачак.

Фото: Информационно-Технологический Отдел  филиала ФГБУ "Россельхозцентр" по Республике Татарстан

Чыганак: Информационно-Технологический Отдел  филиала ФГБУ "Россельхозцентр" по Республике Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X