Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туган тел көнендә «Казан Экспо»да Илһам Шакиров исемендәге концерт залы ачылачак

Тантанага Татарстанның барлык районнарыннан кунаклар чакырыла, чарада ТР Президенты да катнаша.

26 апрельдә – Туган тел көнендә «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә 3 мең кеше сыйдырышлы концерт залы ачылачак. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Туган тел көне беренче тапкыр яңа форматта үтәчәк. Тантаналар «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә Илһам Шакиров исемендәге концерт залында узачак. Концерт залы җомга көнне Татарстан Президенты катнашында ачыла», - диде Лилия Галимова.

Аның сүзләренчә, концерт залының үзенчәлеге шунда – ул башта ук зур чаралар үткәрү өчен проектланган. Биредә профессиональ акустика урнаштырылган, зал 3 меңгә якын кешене сыйдыра ала.

Казан Кремленең рәсми вәкиле искәрткәнчә, Туган тел көне уңаеннан оештырылган тантаналарга Татарстанның барлык районнарыннан кунаклар, шулай ук концерт мәйданчыгын әзерләүдә катнашкан төзелеш компаниясе вәкилләрен чакырачаклар.

«Татарстан Президенты шәхсән үзе, беренчеләрдән булып объектка бәя бирсеннәр һәм бәйрәмдә катнашсыннар өчен, залны әзерләүдә катнашкан төзүчеләрне чакырырга тәкъдим итте», - диде Лилия Галимова.

  • Татарстанда Туган тел көне 26 апрельдә – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә билгеләп үтелә.

 

Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X