Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тугызынчы сыйныфны тәмамлаган 240 укучы аттестатсыз калган

Алар кабаттан имтиханнарны сентябрьдә тапшырачак.

Татарстанда тугызынчы сыйныфны тәмамлаган 240 укучыга имтиханнардан “икеле” алуы аркасында әлегә төп гомуми белем турында аттестат бирелмәгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта билгеле булды.

Татарстан Премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов тугызынчы сыйныфтан соң төп дәүләт имтиханын 37 мең 246 укучы тапшырганын әйтте. Төп этапта бер яки ике предметтан “икеле” алган 2040 укучы резерв көннәрендә (25 июньнән 2 июльгә кадәр) имтиханны кабат тапшырып караган. “Икеле”гә тапшырган 240 укучы сынауларны тапшыру өчен сентябрьгә калган.

“Тугыз”ны тәмамлаган укучылар дүрт мәҗбүри имтихан тапшырган: рус теле, математикадан, шулай ук ике предметтан сайлап алынган имтихан. Физика, химия, информатика һәм ИКТ, биология, тарих, география, чит телләр (инглиз, француз, немец һәм испан телләре), җәмгыять белеме, әдәбият, туган тел, туган тел әдәбиятыннан имтихан сайлый алганнар.

2019 елда ун предметтан төп дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре 2018 елгы күрсәткечтән югарырак булган.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X