Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында котыру чире белән бәйле рәвештә карантин игълан ителгән

Котыру авыруы буенча күңелсез хәл Яңа Сарайлы авылында килеп чыккан. (Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Татарстан Республикасының Тукай районы Яңа Сарайлы авылы җирлегендә хайваннарның котыру авыруы белән бәйле рәвештә карантин кертү турында» боерыкны имзалады. Документ Татарстан Хөкүмәтенең рәсми документация порталында урнаштырылган. «Татар-информ» агентлыгына республика...

Котыру авыруы буенча күңелсез хәл Яңа Сарайлы авылында килеп чыккан.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Татарстан Республикасының Тукай районы Яңа Сарайлы авылы җирлегендә хайваннарның котыру авыруы белән бәйле рәвештә карантин кертү турында» боерыкны имзалады. Документ Татарстан Хөкүмәтенең рәсми документация порталында урнаштырылган.

«Татар-информ» агентлыгына республика Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе матбугат сәркатибе Алсу Нуруллина хәбәр иткәнчә, авылның бер шәхси хуҗалыгына кыргый төлке үтеп кергән. Әлеге җәнлек кешеләрне дә, хайваннарны да тешләргә өлгермәгән, әмма үзен сәер тотканга йорт хуҗсы тарафыннан үтерелгән. Аның гәүдәсен лабораториягә җибәргәннәр, төлкедә котыру чире булуы расланган.

Карантин кертү турында боерык имзаланган вакыттан соң үз көченә кергән. Тиешле чаралар күрелмәсә, карантин соңгы хайван авыру очрагыннан соң, ике ай вакыт узганчы дәвам итәчәк. Боерыкта язылганча, әлеге вакыт дәвамында торак пункт җирлегендә йорт хайваннары белән сәүдә итү, аларны карантин территориясеннән алып чыгу тыела. Шулай ук кыргый җәнлекләрне башка районнарга күчерү яки зоопаркка тапшыру өчен тоту рөхсәт ителми. Авырган яки котыру чиренә шик булган хайваннарны ит өчен сую тыела. Котыру авыруы булган хайван сөтен сату, куллану һәм башка хайваннарга ашату, шушы ук максатларда сәламәт хайваннарның да сөтләрен пастеризацияләмичә куллану тыела. Карантин территориясенннән сәламәт хайваннарның йоннарын һәм тиреләрен, әгәр алар тиешенчә дезинфекция үтмәсә, алып чыгу тыела.

Республика Баш ветеринария идарәсенә карантин территориясендә котыру авыруын юкка чыгару буенча чаралар планын эшләү, раслау һәм тәэмин итү йөкләнгән. Боерыкны үтәү буенча контрольне Татарстанның Министрлар Кабинеты алып барачак.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев