Реклама
9 май көнне 20 сәгать 30 минутта Чаллының "Челныгорстрой" тукталышында автобус көтеп торучы бер ир-ат коляскада ятучы баланы күреп алып, полиция хезмәткәрләрен чакырта. Тәртип саклаучылар ачыклаганча, әлеге баланың 30 яшьләрдәге ата-анасы бик еш хәмер белән мавыга һәм ул көнне "бәйрәм" иткән никахсыз яшәүче пар баланы тукталышта онытып өйләренә кайтып киткән....
9 май көнне 20 сәгать 30 минутта Чаллының "Челныгорстрой" тукталышында автобус көтеп торучы бер ир-ат коляскада ятучы баланы күреп алып, полиция хезмәткәрләрен чакырта. Тәртип саклаучылар ачыклаганча, әлеге баланың 30 яшьләрдәге ата-анасы бик еш хәмер белән мавыга һәм ул көнне "бәйрәм" иткән никахсыз яшәүче пар баланы тукталышта онытып өйләренә кайтып киткән. Хәзерге вакытта кыз бала инфекцион хастаханәдә күзәтү астында. Балигъ булмаган балалар белән шөгыльләнүче инспекторлар тикшерү уздыра.
Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, Ютуб, ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз