Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Тургай”дагыча эшләргә кирәк

Учреждениенең инновацияле эшчәнлеге турында биредә һәр почмак, һәр бүлмә, дивардагы күпсанлы күргәзмә материаллар да ачык сөйли. Шартлар, мөмкинлекләр кызыктырырлык һәм көнләштерерлек. Шушы уңайлыклардан приюттагы 30 бала яшенә һәм теләгенә карап файдалана. Әлбәттә, күңелдә иә элек: "Алар кем балалары һәм ни өчен биредә?"- дигән сорау туа. Менә шушы сорауга җавап биргәндә...

Учреждениенең инновацияле эшчәнлеге турында биредә һәр почмак, һәр бүлмә, дивардагы күпсанлы күргәзмә материаллар да ачык сөйли. Шартлар, мөмкинлекләр кызыктырырлык һәм көнләштерерлек. Шушы уңайлыклардан приюттагы 30 бала яшенә һәм теләгенә карап файдалана. Әлбәттә, күңелдә иә элек: "Алар кем балалары һәм ни өчен биредә?"- дигән сорау туа.

Менә шушы сорауга җавап биргәндә директор үзенең җитәкче генә түгел, чын педагог икәнлеген дә күрсәтте. Республика матбугатында "Тургай" приюты турында былтыр "әти-әнилре назыннан мәхрүм", "эчкече балалары" кебек сүзләр кулланып язылган күңелгә авыр мәкалә укырга туры килгән иде. Баксаң, биредә балалар турында болай дип әтергә тел әйләнми икән. Нәкъ Әнәс Сабитов әйткәнчә: "Алай дип әйтергә ярамый, алай кирәк түгел".

Директор тәрбиячеләрнең ак халат киеп йөрүләре дә каршы, биредә балалар үзләрен өйдәге кебек хис итәргә тиеш. Биредә тәрбияләнүчеләр күп йортта булмаган уңай шартларда яши. Уңай климат, балалар үзләре әйткәнчә, дусларның күплеге, күңелсезләнергә вакыт калмау - болар барысы да алар күңеленнән "мин ни өчен биредә?" дигән сорауны юып төшерә. Унике төрле түгәрәк, җирле үзидарә эшли, балалар ай саен "Маленькая страна" дигән 6 битле төсле газета чыгаралар, быел "Тургай" радиоузеленнан да сөйли башлаганнар. Мини-музейлар да күп мәгълүмат бирә. Балалар приют исеме белән бәйле тургайны аерым өйрәнгәннәр һәм тупланган материал үзе бер стеллаж хасил иткән. Хезмәт тәрбиясе беренче урында тора. Балаларны хезмткә өйртү өчен, столярлык кабинеты, тегү-чигүгә өйрәнү, агачтан кырып-бизәп төрле сыннар ясау бүлмәләре, иҗади остаханә эшли. Кызлар пешерергә, тегәргә, егетләр агач эшенә өйрәнә. Куяннар, чәчәкләр, теплицада кыяр үстерләр.

Дәвамын газетадан укый аласыз.

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев