Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тынычлыкта калдыр, реклама!

Рекламаны чикләмәк­челәр. Россия Дәүләт Думасы депутатлары, якшәм­бе көнне теле- һәм ра­дио­тапшыруларны өз­лексез күрсәтергә кирәк, дип тәкъдим иткән. Яңа канун проектын шушы арада ук карап тикше­рергә җыеналар.

Әйтүләренә караганда, ялларда халык рәхәтләнеп ял итәргә тиеш. Шул исәптән телевизор каршысында да. Ә берөзлексез кабатланып торучы реклама чыгарылышлары исә төрле авырулар, проблемалар турында искә тө­ше­реп тора, дигәннәр. Өс­тәвенә шимбә-якшәмбедә балалар да телевизорга “чума”. Реклама аларга чынбарлыкны дөрес кабул итәргә комачаулый, дип тә өстәгән­нәр. Яңалыкны тәкъ­дим итү­челәр фикеренчә, ял көннә­рендә теле- һәм радиотапшырулар вакытында реклама чыгарылышлары күр­сә­­түне, гому­мән, тыярга кирәк. Әлеге чикләү якшәмбе көнне ир­тән­ге сәгать алтыдан алып төнге сәгать уникегә кадәр дәвам итәчәк дип көтелә.


Гаилә психологы Елена Шамова сүзләренә караганда, реклама карау чыннан да ярсу хисе тудырырга мөмкин. Биг­рәк тә яратып караган сериал арасында гел кабатланып торганы. “Сыйфатсыз реклама да кеше психикасына начар тәэсир итә”, – ди белгеч. Ала­р­ның кайсысы яхшы, кайсысы начар икәне генә билгесез.


Илдә үткәрелгән соңгы со­раштыруларның берсен­нән күренгәнчә, Россиядә яшәү­че һәр өч кешенең берсе буш вакытын телевизор каршында үткәрә. Андыйлар пенсионерлар арасында күб­рәк. Өлкән яшьтәге­ләр­нең һәр икенчесе телевизор пуль­тын кулдан төшермәвен белдер­гән. Ә 18–24 яшьлек­ләр арасында әлеге күрсәт­кеч 10 проценттан да кимрәк. Дөрес, бу тынычланырга сә­бәп түгел. Яшьләр күбрәк смартфон, гаджетлар белән “җенләнә”. ”Буш вакытта нәр­сә эшлисез?” – дигән сорауга ре­с­пондентларның кү­бесе: ”Өй­­дәге вак-төяк мәшә­кать­ләр­не башкарам, бала белән вакыт үткәрергә тырышам, бак­ча­да казынам”, – дигән. Соң­гы җи­де елда илдә телевизор карарга яратучылар ике тапкыр кимегән.

Фото: https://pixabay.com | kalilapinto

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев