Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төзелеш министрлыгы: Татарстанда фельдшер-акушерлык пунктлары җитәрлек

Ведомство мәгълүматларына караганда, республикада 50 фельдшер-акушерлык пункты төзелә.

Быел Татарстанда 50 фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) төзергә планлаштыралар.

«Республика буенча ФАПлар төзелеше бара. Алар һәр торак пунктта диярлек төзелә. Быел 50 фельдшер-акушерлык пункты салынуы планлаштырылган», — дип аңлатты ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ринат Абдуллин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Абдуллин Татарстанда ФАПларга кытлык юк, диде. Шуңа күрә хәзерге вакытта әлеге мәсьәлә көн тәртибендә тормый, дип өстәде министр урынбасары.

 «Татар-информ» элек 2021 елда Татарстанда социаль объектларны капиталь ремонтлау өчен ассигнованиеләрнең 14 млрд сум тәшкил итәчәге турында хәбәр иткән иде. 

Фото: архив/saby.tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев