Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уфада кичә ике сәгатьтә ике айлык норма күләмендә яңгыр яуган

Бүген шәһәрдә әле дә кайбер светофорлар эшләми. (Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә, 4 сентябрьдә, Уфада 2 сәгатьтә ике айлык норма яңгыр яуган. Якынча мәгълүматларга караганда, 115 мм явым-төшем булган. Биредә сентябрь өчен күрсәткеч 53 мм санала. Нәтиҗәдә шәһәр транспорты катнашында 10 баллы "бөке" хасил булган, кайбер биналарны су баскан, дип...

Бүген шәһәрдә әле дә кайбер светофорлар эшләми.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә, 4 сентябрьдә, Уфада 2 сәгатьтә ике айлык норма яңгыр яуган. Якынча мәгълүматларга караганда, 115 мм явым-төшем булган. Биредә сентябрь өчен күрсәткеч 53 мм санала. Нәтиҗәдә шәһәр транспорты катнашында 10 баллы "бөке" хасил булган, кайбер биналарны су баскан, дип хәбәр итә "Башинформ".

Шәһәр хакимияте хәбәр иткәнчә, коммуналь хезмәтләр ныклы режимда эшләгән.

Шәһәр юлларына яңгыр суы белән бергә чүп-чар, ташлар һәм агач ботаклары аккан. Бу тармакта шулай ук шәһәр районнарын төзекләндерү учреждениесе хезмәт куя. Эш тәүлек режимында оештырылган.

Шулай итеп, көчле яңгыр нәтиҗәләрен бетерүдә коммуналь хезмәттән 1500 хезмәткәр һәм 300 берәмлек махсус техника катнашкан.

Уфаның 112 Коткару хезмәте мәгълүмати-диспетчер үзәгенә аномаль яңгырдан соң 200дән артык шалтырату булган.

Бүген шәһәрдә хәзергә кадәр кайбер светофорлар эшләми. Бу юнәлеш өчен җаваплы хезмәтләр җайга салу эшләрен алып бара.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев