Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уфада милли киемнәрдән иң зур әйлән-бәйлән ясап, рекорд куйганнар

Әлеге вакыйганы теркәр өчен “Россия рекордлар китабы” баш мөхәррире Станислав Коненко килгән.

Уфада милли киемнәр кигән кешеләр иң зур әйлән-бәйлән ясап, рекорд куйганнар. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.

"Салават Юлаев мәйданыннан Зәки Вәлиди урамы буйлап Уфа амфитеатрына, “Ватан” этно-паркына таба милли киемнәр бәйрәме катнашучыларыннан торган бик зур интернациональ колонна узды. Биредә сәнгать фестивале сәхнәсе алдында берничә рәт булып, куллар тотынышып, музыка көенә иң зур әйлән-бәйлән боҗрасы әйләнде", диелгән әлеге хәбәрдә.

Әлеге вакыйганы теркәр өчен,  “Россия рекордлар китабы” баш мөхәррире Станислав Коненко Уфага килгән. Парадның һәр катнашучысы махсус капка аша узып, теркәлеп барган.

Бәйрәмдә рус, башкорт, татар, немец, чуваш, латыш, украин, мордва, керәшен, удмурт, мари, казак, белорус, һинд, гарәп, таҗик һәм башка халык вәкилләре катнашкан. Шулай ук милли киемнәр кигән Конго, Колумбия, Вьетнам, Кытай, Төркия, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм башка ил студентлары кушылган. 

Иң яшь катнашучы Рамазан Алтынбаевка тиздән ике яшь тула, ә иң өлкән катнашучы —  Риф Тимербулатов 80 яшьтә булган.

Фото: bashinform.ru/Олег Яровиков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев