Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укытучы ирен балта белән чабып үтергән

"Яшел елан" белән дус хатын күршесенә пычак белән янаган булган (Казан, 17 март, "Татар-информ"). Арча районы суды март башында Яңа Кенәр авылында ирен үтергән 61 яшьлек Татьяна Шероновага карата җинаять эшен карады. Элек укытучы булып эшләгән Татьяна Шеронова "яшел елан" белән дус. 14-15 октябрь тирәләрендә ул исерек хәлдә ире Владимир...

"Яшел елан" белән дус хатын күршесенә пычак белән янаган булган

(Казан, 17 март, "Татар-информ"). Арча районы суды март башында Яңа Кенәр авылында ирен үтергән 61 яшьлек Татьяна Шероновага карата җинаять эшен карады.

Элек укытучы булып эшләгән Татьяна Шеронова "яшел елан" белән дус. 14-15 октябрь тирәләрендә ул исерек хәлдә ире Владимир белән кычкырыша. Ире караватта йоклап киткәч, балта белән иренең муен тирәсенә - 11 тапкыр, гәүдәсенә 10лап мәртәбә чаба. 65 яшьлек Владимир караватта җан бирә. Гаепле полициягә ирен үтерүе турында ике көннән соң гына хәбәр итә.

Тикшерү барышында Шеронованың тагын бер җинаяте ачыклана. 2013 елның 10 сентябрендә кичке 9нчы яртылар тирәсендә исерек хәлдә күршесенең верандасына килеп керә. Кулында кухня пычагы була. Пычак белән селтәнеп, күршедә яшәүче иргә, үтерәм, дип яный. Күршесе өй ишеген бикләп куярга өлгерә.

Татьяна Шеронованың ирен үтерүе һәм күршесенә пычак белән янавы тулысынча расланды һәм суд аны 7 ел да 1 айга ирегеннән мәхрүм итте, дип яза "Арча хәбәрләре" газетасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X