Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укытучылар көне уңаеннан Татарстан мөгаллимнәренә 200әр мең сум премия тапшырыла

Укытучылар көне уңаеннан, Татарстанның 26 укытучысына 200әр мең сум күләмендә премия тапшырылачак. Бу хакта Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов имзасы белән "Российская газета"да дөнья күргән министрлык боерыгында язылган. "Әлеге премия илнең иң перспективалы мең педагогына тапшырыла. Шул ук вакытта дәресләр алып бармый торган директорлар да, завучлар да аңа...

Укытучылар көне уңаеннан, Татарстанның 26 укытучысына 200әр мең сум күләмендә премия тапшырылачак. Бу хакта Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов имзасы белән "Российская газета"да дөнья күргән министрлык боерыгында язылган.


"Әлеге премия илнең иң перспективалы мең педагогына тапшырыла. Шул ук вакытта дәресләр алып бармый торган директорлар да, завучлар да аңа дәгъва кыла алмады", - диелә газета материалларында, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Рәсми таләп бер генә - укытучы мәктәптә кимендә 3 ел эшләргә һәм төп хезмәткәр булырга тиеш. Премиягә дәгъва кылучыларга башка таләпләр: фән буенча шәхси методик кулланмалар, соңгы 3 елда укучыларның югары күрсәткечләре, дәрестән тыш эшчәнлектәге уңышлары, шулай ук автив гражданлык позициясе... Мөгаллимнәрнең балаларның төрле төркемнәре, әйтик, сәләтле, физик мөмкинлекләре чикле укучылар белән эшләү сәләте дә исәпкә алынган. Конкурста катнашучы таләп-шартларның һәркайсы буенча 10 баллга кадәр алырга мөмкин булган. Гомуми баллар саны буенча укытучыларның рейтингы төзелгән.

Һәр төбәктә күләмле премиянең ничә кешегә тапшырылачагы укучыларның санына, социаль факторларга бәйле булган. Нәтиҗәдә, Мәскәүдә акчалата бүләк 47 укытучыга тапшырылачак, Мәскәү өлкәсе һәм Краснодар краенда - 43әр, Башкортстанда - 35, Татарстанда - 26, Алтай краенда - 20, Иркутск өлкәсендә - 19...

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев