Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укытучылар сыналды (фотолар)

Мәктәпләрдә тормыш иминлеге нигезләре укытучылары балаларны кечкенәдән үк юлда йөрү куркынычсызлыгына өйрәтү өчен даими эш алып баралар. Ел саен укучыларны юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары (ЮИД) бәйгесенә дә әзерләп алып киләләр. Әмма узган җомгада ЮХИДИнең район бүлекчәсе оештырган чарага тормыш нигезлеге укытучыларын бу юлы үзләрен генә чакырганнар иде. Инспекция тарихында беренче...

Мәктәпләрдә тормыш иминлеге нигезләре укытучылары балаларны кечкенәдән үк юлда йөрү куркынычсызлыгына өйрәтү өчен даими эш алып баралар. Ел саен укучыларны юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары (ЮИД) бәйгесенә дә әзерләп алып киләләр. Әмма узган җомгада ЮХИДИнең район бүлекчәсе оештырган чарага тормыш нигезлеге укытучыларын бу юлы үзләрен генә чакырганнар иде. Инспекция тарихында беренче тапкыр аларның үзләреннән сынау алдылар. Белем бирүнең шул ягы бар: балага үзең белгәннән артыкны өйрәтеп булмый. Сынау барышында тормыш иминлеге нигезләре укытучылары (ТИН) нәкъ менә үзләре белгәннәрен күрсәттеләр дә инде. Ягъни ЮИД бәйгеләрендә гадәттә укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чишә торган сорауларның җавапларын таптылар. Ә бу, кем әйтмешли, укытучыларның үзләре өчен дә хәйран каты чикләвек булып чыкты. Кемдер интернетка кертелгән программа нигезендә тест узганда сорауны игътибар белән укымау сәбәпле хаталанды. Беренче медицина ярдәме күрсәтүгә кагылышлы 20 сорауны үз эченә алган сынауда да ялгыш җибәрүчеләр булды.

Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев