Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Узган ел Татарстанда ипотека теркәү 30 процентка диярлек кимегән

Узган ел, 2014 ел белән чагыштырганда, хокукларны дәүләт тарафыннан теркәү 14,5 процентка кимегән, һәм милек буенча барлыгы 742 666 хокук һәм килешү теркәлгән. Шуларның 35,8 проценты җир участокларына милек хокукларын, 50,4 проценты торак биналарны, 13,1 проценты торак булмаган биналарны теркәү белән бәйле. Бу хакта ТР буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе -...

Узган ел, 2014 ел белән чагыштырганда, хокукларны дәүләт тарафыннан теркәү 14,5 процентка кимегән, һәм милек буенча барлыгы 742 666 хокук һәм килешү теркәлгән. Шуларның 35,8 проценты җир участокларына милек хокукларын, 50,4 проценты торак биналарны, 13,1 проценты торак булмаган биналарны теркәү белән бәйле.

Бу хакта ТР буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе - Татарстанның баш дәүләт теркәүчесе Азат Җаббаров бүген Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең һәм "Росреестрның федераль кадастр палатасы" учреждениесе ТР буенча филиалының 2015 елга йомгак ясап, агымдагы 2016 елга бурычларны билгеләүгә багышланган коллегия утырышында хәбәр итте. Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

ТР буенча Росреестр идарәсе мәгълүматлары буенча, 2015 елда ипотеканы теркәү очраклары 30 процентка диярлек кимегән (теркәлгән ипотекаларың гомуми саны 69 меңне тәшкил итә). Татарстанда, барлык төр ипотекалардан бары социаль ипотеканы теркәү генә 0,1 процентка (7,8 меңнән артык) арткан, дип белдерде Азат Җаббаров.

Аның сүзләренчә, 2017 елның 1 гыйнварыннан милекне дәүләт тарафыннан теркәү турында яңа закон гамәлгә керәчәк. Бу закон нигезендә Россиядә хисап-теркәү буенча яңа система формалашачак. Гражданнар бер мөрәҗәгатьтән соң үз милекләрен хисапка куеп, тиз арада хокукларын теркәү мөмкинлегенә ия булачак. Шул нисбәттән, ТР буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе - Татарстанның баш дәүләт теркәүчесе 16 елдан да артык вакыт эчендә җыелган хокукларны билгеләүче документларны цифрлы форматка күчерергә, хокукларны мөмкин кадәр күбрәк электрон юл белән теркәргә кирәклеген ассызыклады.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев