Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вакыт белән исәпләшмиләр

Миңа ЮХИДИнең район бүлекчәсендә елга берничә тапкыр булырга туры килә. Әлеге бинада "Таттехконтроль" ачык акционерлык җәмгыятенең филиалы да урнашкан. Кайберәүләр ЮХИДИ дигәч, кул гына селти. Ләкин минем биредә эшләүчеләрнең кешеләргә мөнәсәбәтен уңай бәялисем килә. Беркөнне филиалга автомобилемне учетка куярга, техник карау уздырырга көндезге аш вакыты җитеп килгәндә керергә туры килде....

Миңа ЮХИДИнең район бүлекчәсендә елга берничә тапкыр булырга туры килә. Әлеге бинада "Таттехконтроль" ачык акционерлык җәмгыятенең филиалы да урнашкан. Кайберәүләр ЮХИДИ дигәч, кул гына селти. Ләкин минем биредә эшләүчеләрнең кешеләргә мөнәсәбәтен уңай бәялисем килә. Беркөнне филиалга автомобилемне учетка куярга, техник карау уздырырга көндезге аш вакыты җитеп килгәндә керергә туры килде. Тыңлап та тормаслар инде дип уйлаган идем - кассир кыз Рита Ярмиева елмаеп каршы алды. Техник-экспертлар Илдус Котдусов (өлкәне) белән Сәлим Галимов машинамны егетләрчә тикшереп, документларын Рәмзия Дәүләтовага кертеп тә бирделәр. Эшне тиз тотканнарына күңелем булып, җаным эреде. Шунда бер егет мине танып: "Хәлил абый, синең мәкаләңне күптән укыганым юк. Техник карау экспертларын язып чык әле. Өйләгә дә кайтмыйча хезмәт күрсәтәләр бит",- дип куйды. Хәбәрче буларак ниндидер җаваплылык тоеп, кулга каләм алырга булдым. Аларга, чыннан да, эш күп. Яңа яки тотылган машина алучылар гел булып тора, ел саен планлы техник караулар үткәрелә. Авария булмавы автомобильнең төзеклегенә дә бәйле. Шушы максатны күздә тоткан филиал хезмәткәрләренә эшләрендә уңышлар телим.

Хәлил Мортазин.
Иштуган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев