Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Валчыклы алма бәлеше» пешерәбез

«Валчыклы алма бәлеше» Җиңел, бик тиз арада пешерелә торган бәлеш. Рецепт Камыр өчен: -250 гр. он; -100 гр. ак май; -2 аш кашыгы шикәр комы; -2 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч; -2 аш кашыгы салкын су (!); Эчлек өчен: -4-5 сусыл алма; -2-3 аш кашыгы джем. Эш барышы Майны он белән...

«Валчыклы алма бәлеше»

Җиңел, бик тиз арада пешерелә торган бәлеш.

alm2

Рецепт

Камыр өчен:
-250 гр. он;
-100 гр. ак май;
-2 аш кашыгы шикәр комы;
-2 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч;
-2 аш кашыгы салкын су (!);

alm3
Эчлек өчен:
-4-5 сусыл алма;
-2-3 аш кашыгы джем.

alm4

Эш барышы

Майны он белән уабыз.Шикәр комы, камыр көпшәкләндергеч кушабыз.
Салкын су кушып валчыкларны шар рәвешенә китерәбез.
Икегә бүләбез. Таба төбенә уасы камыр зуррак булырга тиеш.
Бер кисәк камырны пергамент кәгазе җәелгән табага кыргыч аша уабыз. Тигезлибез. Өстенә кыргыч аша чыгарылган алманы джем белән болгатып салабыз. Әчлек таба кырына ук җәелми. Таба кырыннан бер-ике см.кала. Өстенә икенче өлеш камырны уып, кызган мичкә пешерергә куябыз. 40 минут чамасы пешерәбез. Пешеп чыккач суытып чәй янына бирәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев