Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Валентина Матвиенко пенсия реформасын сузарга ярамый дип белдерде

Федерация Советы спикеры митингларга һәм пикетларга гына чыгарга түгел, ә альтернатива тәкъдим итәргә өнди.

Федерация Советы Югары палатасы спикеры Валентина Матвиенко Россиядә пенсия реформасын кичектерергә ярамый һәм закон проектын агымдагы елның көзендә кабул итәргә кирәк дип белдерде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

“Кичектерергә ярамый. Әгәр хакимият болай эшләсә, ул җавапсыз хакимият була. Без ачыктан-ачык аңлатабыз, нәрсә кирәклеген әйтәбез. Төзәтмәләр кертергә, әмма кичектермичә агымдагы елның көзендә кабул итәргә кирәк”, - диде Матвиенко. Шулай ук үз өстеннән җаваплылыкны төшереп, 5-10 елдан хакимияткә килүчеләр өстенә калдырырга ярамый, ул вакытта "җитдирәк проблемалар килеп чыгачак",  - дип тә өстәде.

Спикер белдерүенчә, Федерация Советы җәмгыятьтә бу закон инициативасы буенча бәхәсләрне игътибар белән күзәтәчәк, тәкъдимнәрне исәпкә алачак.

“Мәйданга чыгып каршылык кына белдерү – җавапсыз сәясәт. Парламентарийның инициативасына каршы килеп, альтернатив вариантлар да тәкъдим итәргә кирәк. Хөкүмәттә көчле фикер алышу куптарган закон проекты – ул җитди аналитик эш нәтиҗәсе.

Валентина Матвиенко закон проекты ачыклык кертеп бетерүгә мохтаҗ, дискуссияләр нәкъ шуның өчен үткәрелә дә, дип билгеләп үтте.

Экспертлар һәм төбәкләр белән дә фикер алышу үткәреләчәге билгеле. Хәзерге вакытта интернетта пенсия яшен арттыру турындагы законга каршы имза җыю бара. Пенсия реформасына зур профсоюз берләшмәләре һәм сәяси партияләр да каршы чыкты.

Фото: https://pixabay.com | nile

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Иртан иртук сагать 4 та фермага сорерга ботенесен бер кон авыл хужалыгында эшласалар фикерларе бик тиз узгарер иде сессияда йоклап утыручы арам тамакларнын