Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Венер Сәлимов гаиләсендә зур югалту...

Татар эстрадасы җырчысы Венер Сәлимов гаиләсендә зур югалту. 22 август көнне җырчының әнисе мәңгегә күзләрен йомды. Алмазия ханымга нибары 53 яшь иде. Ул Әгерҗе районы Кырынды авылында яшәде. Кызганыч, каты авыруы аркасында якыннарын кара кайгыга салып, Алмазия ханым якты дөнья белән вакытсыз хушлашты. Венер Сәлимовның һәм якыннарының кайгысын, авыр югалту...

Татар эстрадасы җырчысы Венер Сәлимов гаиләсендә зур югалту. 22 август көнне җырчының әнисе мәңгегә күзләрен йомды.

Алмазия ханымга нибары 53 яшь иде. Ул Әгерҗе районы Кырынды авылында яшәде. Кызганыч, каты авыруы аркасында якыннарын кара кайгыга салып, Алмазия ханым якты дөнья белән вакытсыз хушлашты.
Венер Сәлимовның һәм якыннарының кайгысын, авыр югалту ачысын уртаклашабыз. Сезгә көч һәм сабырлык телибез. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел булсын, урыны оҗмахта булсын.
"Мөлаем ачык йөзле, гел елмаеп кына йөри торган Алмазия апа күз алдында тора", "Алмазия апаның җаны тыныч, урыны оҗмахта булсын", "Венер балам, барыгызга да сабырлыклар телибез, әниеңнең урыны оҗмахта булсын, авыр кайгы, сабыр итәргә генә кала, бер нишләп тә булмый..." дип кайгы уртаклаша җырчының туганнары һәм дуслары интернет челтәрендә.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев