Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

VI Бөтендөнья татар яшьләре форумында Завод-Нырты кызы Илүсә Арикеева катнашты

1-5 август көннәрендә башкалабыз Казанда VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы булып узды. Дөньяның 24 иленнән, Россиянең 43 төбәгеннән һәм Татарстаннан булган 600дән артык делегатны бергә туплады форум. Берничә көн эчендә татар яшьләре Казаныбыз белән хозурланырга да, эшлекле утырышларда катнашырга да, дискуссияләрдә кызу бәхәсләшергә дә, сәяхәтләр кылырга да, ял итәргә дә...

1-5 август көннәрендә башкалабыз Казанда VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы булып узды. Дөньяның 24 иленнән, Россиянең 43 төбәгеннән һәм Татарстаннан булган 600дән артык делегатны бергә туплады форум. Берничә көн эчендә татар яшьләре Казаныбыз белән хозурланырга да, эшлекле утырышларда катнашырга да, дискуссияләрдә кызу бәхәсләшергә дә, сәяхәтләр кылырга да, ял итәргә дә өлгерде. Безнең районыбыздан исә форумда Казан Федераль Университеты студенты, Завод-Нырты кызы Илүсә Арикеева катнашты.

Форумның беренче көне делегатлар хәтерендә Кол Шәриф мәчетенә, Иске татар бистәсенә, Казан Кирмәненә булган экскурсияләр белән истә калды. Шулай ук бу көнне делегатлар Г.Камал исемендәге ТДА театрында булы узган "Идел" журналының 25 еллыгы уңаеннан оештырылган кичәдә булды. Икенче көн форумның рәсми ачылышы белән башланып китте. Делегатларны ТР Премьер-министр урынбасары Энгель Фәттахов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин сәламләде. Пленар утырышта чыгышлар тыңланганнан соң, делегатлар секцияләргә таралды. Проектлар мәктәбе 3 юнәлештә эшләде: "Мин татарча сөйләшәм" һәм "Татweb" дип аталган секция үз эченә милли мәгариф һәм татар телен өйрәтүдә, саклап калуда яңа технологияләрне, Татарстанда икетеллелек проблемаларын үз эченә алды. "Рух" секциясендә бүгенге татар яшьләренең тарихи үзаңнары һәм халкыбызның рухи кыйммәтләре хакында сөйләшенде. "Бизнес яшьлек" секциясендә сүз милли брендлар, яңа проектлар турында барды. Көннең азагында делегатлар Австралиядә яшәп иҗат итүче Зөлфия Камалова һәм аның иҗатташ дуслары әзерләгән концерт программасын карап ләззәтләнде. Тере тавыш, әкияти атмосфера, колакларны гына түгел, күңелләрне дә иркәләүче музыка - болар барысы тамашачыны таң калдырды.

Форумның өченче көне Бөтендөнья татар яшьләре форумының җитәкче органнарын сайлауга багышланды. Бердәм рәвештә делегатлар форумның рәисе Тәбрис Яруллин өчен тавыш бирделәр. Сайлаулардан соң катнашучылар "Яшь татар гаиләсе һәм аның алдында торган сынаулар" темасына багышланган дискуссиядә фикер алышты. Көннең икенче яртысында Арча муниципаль районына сәяхәт кылдылар. Арчада дөньяның төрле почмакларында сибелеп яшәүче татарлар өчен махсус программа әзерләнгән иде. Милли бәйрәмебез Сабантуй - һәрбер делегатның күңеленә хуш килде. Татар яшьләрен мул табыннар әзерләп, җыр-биюләр белән каршы алды Арча халкы. Бөек Тукаебызның туган төбәгендә ял итеп, күңел ачып, милләтебезнең бердәмлегенә, тырышлыгына тагын бер кат сокланып кайттылар форум делегатлары.

"Форумның соңгы көне дә Изге Болгар җиренә сәяхәт белән истә калды. "Болгар" тыюлыгы буенча әзерләнгән экскурсия делеатларга бик ошады. Изге җирләрнең матурлыгына сокланып, илһамланып, Казанга кайттык. Кыска гына вакыт эчендә дөньяның төрле почмакларында гомер итүче татар яшьләре бер зур гаиләгә әверелде", - ди Илүсә.

Әлеге форумның матур нәтиҗәсе булып, яңа проектлар башлангыч алыр, эшлекле килешүләр төзелер, яңа татар гаиләләре барлыкка килер. Шундый матур уйлар, яңа хис-кичерешләр белән таралышты татар яшьләре. Инде форум дәвамында милләтебез киләчәген тагын да матуррак итү максатыннан туган идеяләрне, планнарны тормышка ашыра башларга вакыт. Төгәл ике елдан форумга җыелып, нәтиҗәләрне барлар вакыт җитәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев