Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

VIII Мөселман яшьләре форумында дәресләр рус телендә укытылачак

Форумның бер көне тулысынча татар теленә багышланачак.

VIII Мөселман яшьләре форумында дәресләр рус телендә укытылачак һәм форумның бер көне тулысынча татар теленә багышланачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль бүлек җитәкчесе Айгөл Биктимирова хәбәр итте.

“Уку-укыту процессы нигездә рус һәм гарәп телләрендә булачак. Форумның остазы – Дамаскада шәйх Әхмәд Кифтару университеты мөгаллиме, Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәрнең нәсел җебен дәвам итүче, ислам хокукы нигезләре буенча магистр Габдрәхим шәйх Ләкрим белән гарәп телендә аралашачакбыз. Дәресләр барысы да рус телендә барачак”, - диде Айгөл Биктимирова.

Ул аңламаган шәкертләр өчен махсус тәрҗемәче эшләячәген әйтте. “Тәрҗемәче катнашучылар составыннан сайлап алынды”, - диде ул.

Айгөл Биктимирова әйтүенчә, һәр ел форумның бер көне тулысынча татар теленә багышлана. “Яшьләр Россиянең һәм башка төбәкләрнең төрле почмакларыннан җыелу сәбәпле, без форумны тулысынча татар телендә уздыра алмыйбыз. Быел татар теленә 18 июль көне багышланачак”, - диде Айгөл Биктимирова.

  • Мөселман яшьләре форумы егетләр һәм кызлар өчен дини белемнәрне тирәнәйтү, камилләшү, мөселман социаль проектлары өстендә эшләү һәм аларны тәкъдим итү мәйданчыгы булып тора. Быел чара Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Тәфсир елына багышлана. Форум Болгарда Ак мәчеттә җомга намазы уку белән башланачак та, төгәлләнәчәк тә.
  • Белем бирү программасыннан тыш, яшьләрне тренинглар һәм мастер-класслар, фикер алышу һәм түгәрәк өстәлләр, экскурсияләр һәм спорт чаралары, интеллектуаль һәм спорт уеннары көтә. Форумда катнашучылар иманнарын ныгытачак, Россия һәм дөньяның төрле почмакларыннан килгән дин кардәшләр белән аралашачак, Коръән белән якыннан танышачак.

Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев