Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«ВКонтакте» социаль челтәрендә «Луиза Хәйруллина фонды» рәсми төркеме оештырылды

Төркемгә әлегә 100дән артык кеше язылган, аларның саны артканнан-арта бара.

«ВКонтакте» социаль челтәрендә «Луиза Хәйруллина фонды» рәсми төркеме оештырылды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Анда Башкортстанның Салават шәһәрендә яшәүче хатын-кызга (ул банктан 20 миллион сумнан артык акча урлауда гаепләнә) карата башланган суд процессының барышы турында дөреслеккә туры килгән барлык мәгълүмат урнаштырылачак.

Әлеге төркемне оештыру турында тәүге хәбәр 9 июль иртәсендә эленгән. Анда әйтелгәнчә, Луизаның ике адвокаты бар, башка яклаучылары юк. Гаепләнүченең иренә килгәндә, ул юристны үзе ялларга тиеш.

Бер хәбәрдә Луизаның аерым камерада утыруы әйтелә. Ул биредәге шартлардан зарланмый. Гаепләнүче тикшерүчегә күрсәтмәләр бирми.

Төркемгә әлегә 100дән артык кеше язылган, аларның саны артканнан-арта бара.

 

Фото: Башинформ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев