Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Путин белән туры элемтә көне билгеле

Ил башлыгы гражданнар сорауларына 7 июнь көнне җавап бирәчәк.

Россия Президенты Вадимир Путин белән туры элемтә көне билгеле. "РИА Новости" хәбәр итүенчә, ил башлыгы гражданнар сорауларына 7 июнь көнне җавап бирәчәк. Сорауларны социаль челтәрләр аша юлларга мөмкин.

 

Туры эфирны сәгать 12.00 дә  "Первый", "Россия 1", "Россия 24", "ОТР" телеканаллары аша карарга, "Маяк", "Вести FM" һәм "Россия Радоиосы" аша тыңларга була. 

 

Сорауларны 8-800-200-40-40 телефон номеры аша биреп булачак. Россия буенча шалтыратулар бушлай. Чит илдә яшәүчеләр +7-499-550-40-40, +7-495-539-40-40 телефон номерларына шалтыратып, сорауларын В.Путинга җиткерә ала. СМС һәм ММС рәвешендәге хәбәрләрне Россия операторларыннан гына 0-40-40  номерына юллап була. Хәбәрнең 70 билгедән артмавы шарт. 

 

Шулай ук, мөрәҗәгатьләрне moskva-putinu.ru (москва-путину.рф) сайты аша, "ВКонтакте" һәм  "Одноклассники" социаль челтәрләрендә рәсми төркемнәр аша юлларга мөмкин. 

 

Сораулар 27 майдан 7 июньгә кадәр кабул ителәчәк.

 

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

http://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X