Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Путин чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәпне тәмамлау белән котлады

Президент яшьләр алдындагы төп мәшәкатьләрнең берсе – һөнәр сайлау һәм уку йортына керү, диде.

Россия Президенты Владимир Путин чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәпне тәмамлаулары һәм мөстәкыйль тормышка аяк басулары белән тәбрикләде. Видеокотлау Мәскәү Кремле сайтына урнаштырылган.

“Бу көннәрдә йөзләгән егет-кыз аттестатлар ала. Чыгарылыш кичәләренең җылы, җанлы мохите сезнең барыгызны да – кичәге укучыларны һәм, әлбәттә әти-әниләрегезне, укытучыларыгызны берләштерә”, - диде ил Президенты.

Ул укучылар өчен мәктәпнең икенче өй булуын һәм монда беренче чиратта мөгаллимнәрнең, остазларның казанышы зур булуын әйтте. Алар үз укучыларын ихлас кайгыртып, аларга бай белем илен ачты, үз талантларын табарга һәм ачарга ярдәм итте, лаеклы, итагатьле кешеләр булырга, дуслыкның кадерен белергә, авырлыкларны җиңәргә өйрәттеләр.

“Күпме генә вакыт узса да, укытучыларыгыз сезне беркайчан да онытмаячак, сезнең белән очрашуга һәрчак шат булачак. Мөгаллимнәрегезне истә тотыгыз, аларга ярдәм итегез”, - диде Президент. Ул хәзерге вакытта яшьләр алдында күп мәшәкатьләр булуын да әйтте. Әмма иң мөһиме - һөнәр сайлау, сайлаган уку йортына керү һәм яхшы, белемле, кирәкле белгечләр булу.

“Үзегез сайлаган хезмәтнең күңел кушканча булы бик әһәмиятле. Бары тик шул вакытта гына сезнең иң яхшы сыйфатларыгыз, сәләтегез һәм мөмкинлекләрегез тулысынча ачылачак. Җитди карарлар кабул итә алачаксыз, Россия үсешенә үз өлешегезне кертә алачаксыз. Илнең киләчәге өчен җаваплы, чын гражданнар булачаксыз”, - дип үз ышанычын белдерде дәүләт башлыгы.

Ул яшьләрне бөек Ватаннары белән горурланырга һәм үз-үзләренә ышанырга өндәде. “Бөек Ватаныбыз белән горурланыгыз. Һәм ул да һичшиксез сезнең белән, сезнең казанышларыгыз, алдынгы белемнәрегез, кыю ачышларыгыз, яшьлек энергиягез белән горурланачак. Һәм бу энергия сезнең буынга Россияне яңа җиңүләргә алып чыгарга ярдәм итәчәк”, - диде Путин һәм уңышлар, хезмәт сөючәнлек теләде.

Фото: архив kremlin.ru

https://www.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев