Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Путин Россия Дәүләт Советы президиумы составындагы үзгәрешләрне раслады

Яңа состав һәм, күрсәтмә нигезендә, исемлектән чыгарылган төбәк җитәкчеләре билгеле.

Россия Президенты Владимир Путин Россия Дәүләт Советы президиумы составындагы үзгәрешләрне раслады. Дәүләт башлыгының тиешле күрсәтмәсе хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында чыкты.

Президиумның яңартылган составына Ямал-Ненец автономияле округы, Әстерхан һәм Ленинград өлкәләре губернаторлары — Дмитрий Артюхин, Игорь Бабушкин һәм Александр Дрозденко, Тула өлкәсенең Узлов районы башлыгы Марина Карташова һәм Төньяк Осетия — Алания Республикасы башлыгы Сергей Меняйло кертелгән.

Шулай ук Камчатка крае губернаторы Владимир Солодов, Башкортстан һәм Алтай республикалары башлыклары Радий Хәбиров һәм Олег Хорохордин, Калуга һәм Курган өлкәләре губернаторлары — Владислав Шапша һәм Вадим Шумков, Президентның Урал федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Владимир Якушев әлеге исемлеккә кергән.

Шул ук вакытта тагын ун дәүләт эшлеклесе әлеге күрсәтмә нигезендә Дәүләт советы президиумы составыннан чыгарылды. Алар-Иркутск өлкәсе губернаторы Игорь Кобзев, Ярославль өлкәсенең элеккеге губернаторы, ә хәзер Президент ярдәмчесе Дмитрий Миронов, Төмән, Магадан һәм Свердловск өлкәләре губернаторлары — Александр Моор, Сергей Носов һәм Денис Паслер, Севастополь башлыгы Михаил Развожаев.

Шулай ук Курск өлкәсе губернаторы Роман Старовойт, Карачай-Черкес Республикасы һәм Коми Республикасы башлыклары Рәшит Темрезов һәм Владимир Уйба, Архангельск өлкәсе губернаторы Александр Цыбульский Дәүләт Советы президиумыннан чыкты.

«Әлеге күрсәтмә имза куелган көннән үз көченә керә (15 ноябрь — Т-И искәрмәсе)», диелә документта.

Президиум Россия Дәүләт Советы эшчәнлегенең агымдагы мәсьәләләрен хәл итү өчен төзелә. Ул 28 кешедән тора. Аңа автомат рәвештә Дәүләт Советының профильле комиссияләрен җитәкләгән 18 төбәк җитәкчесе кертелә.

Алар арасында, Дәүләт Советының «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите» юнәлеше буенча комиссия рәисе буларак, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар. Тагын ун кеше әлеге структурада ротация нигезендә эшли.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев