Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәт алдынгыларын район башлыгы тәбрикләде

Хезмәтләрен хөрмәтләп

  Укыту-тәрбия процессын оештыруда һәм камилләштерүдә ирешкән уңышлары, мәгариф системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Саба мәктәп-интернаты" укытучы-дефектологы Айдар Рафаил улы Кәрәмов; Са­ба гимназиясенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Фә­ридә Хәниф кызы Сөнгатуллина; авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпь­еллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм югары күрсәткечләргә ире­шүләре өчен “Саба” җәмгыяте ма­шина йөртүчесе Мөнир Мулланур улы Нәгыймов; сыер савучы Зә­бир Вәкил улы Хәбибуллин; “Юлбат” җәмгыяте энергетигы Мө­дәрис Мидехәт улы Вәлиев; тракторчы Гомәр Гыйльметдин улы Нуретдинов; механизатор Илнар Мәсегут улы Нуриәхмәтов; “Саба” җәмгыятенең Сатыш бүлеге сыер савучысы Раушания Шамил кызы Исмәгыйлова; Кибәче бүлеге машина йөртүчесе Илгизәр Тәбрис улы Сабиров Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Үсеп килүче буынны укытуда һәм тәрбияләүдә ирешкән уңышлары, мәгариф системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Саба гимназиясе технология укытучысы Ләйлә Равил кызы Газизова; Явлаштау урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлназ Хәмит кызы Галиева; Са­ба аграр көллияте физкультура укытучысы Илһам Миннәхмәт улы Фәсхиев; Олы Нырты “Миләшкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе Рушания Хәлил кызы Хафизова; авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпь­еллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм югары күрсәткечләргә ирешүләре өчен “Лукоз Саба” җәмгыяте савымчысы Эльнара Зиннур кызы Әскәрова; баш инженер Динар Дамир улы Сәләхиев;  “Саба” җәм­гыяте зоотехнигы Ранур Хашим улы Баһавиев; терлекчеләр Рамил Рәшид улы Гомәров; Илдус Әбелкарам улы Сибагатов; төзүче Айдар Мәгънәви улы Нургалиев; “Юлбат” җәмгыяте механигы Марсель Камил улы Закиров; пешекче Венера Хәлим кызы Фәйзетдинова; төрле эш башкаручы Илгиз Илдус улы Хәлиуллин; бригадир Флорид Кави улы Бариев; бозау караучы Илһамия Нәкыйп кызы Кәримова; машина белән саву операторы Эльмира Нурләхмәт кызы Кәримова; ферма мөдире Илһам Гаяз улы Галәвиев; сыер савучы Әнисә Равил кызы Рәхимуллина район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев