Яңа ел каникулларында Саба районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүче 152 машина йөртүче теркәлде
Яңалыклар

Яңа ел каникулларында Саба районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүче 152 машина йөртүче теркәлде

Башка еллардагы кебек үк, без быел да Яңа ел каникулында көчәйтелгән режимда эшләдек. Ял көннәрендә 5 юл-транспорт вакыйгасы булды, әле ярый, беркемгә дә зыян килмәде. Ә менә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар җитәрлек. Исерек хәлдә рульгә утырган 7 кеше тоткарланды, 6 йөртүчегә штрафын вакытында түләмәгән өчен беркетмә төзелде. Гомумән, 8 көндә...

Башка еллардагы кебек үк, без быел да Яңа ел каникулында көчәйтелгән режимда эшләдек. Ял көннәрендә 5 юл-транспорт вакыйгасы булды, әле ярый, беркемгә дә зыян килмәде. Ә менә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар җитәрлек. Исерек хәлдә рульгә утырган 7 кеше тоткарланды, 6 йөртүчегә штрафын вакытында түләмәгән өчен беркетмә төзелде. Гомумән, 8 көндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүнең 152 очрагы теркәлде. Шоферлар да, җәяүлеләр дә кышкы юлларда игътибарлы булсыннар иде.

ЮХИДИнең район бүлекчәсе административ практика буенча өлкән инспекторы.


Нет комментариев